Әлмәттә суд карары белән банк учреждениесенә штраф салынды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Законда каралганча, реклама конструкциясен җирле үзидарә органының рөхсәте белән генә куярга мөмкин.

Тикшерүдән күренгәнчә, учреждение үзе биләгән бинаның тышкы стенасына реклама характерындагы панно урнаштырган. Моның өчен муниципалитеттан рөхсәт алынмаган. Тикшерү йомгаклары буенча прокуратура “АИКБ “АКИБАНК”ның Әлмәт филиалына карата административ эш кузгатты. Суд банк учреждениесен 500 мең сум күләмендә штрафка тартты.

Суд карары законлы көченә кермәгән әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International