Әлмәттә команда-штаб өйрәнүләренең өченче көне хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнен күрсәтте

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районында команда-штаб өйрәнүләре дәвам итә.

Бүген легенда буенча шундый хәл каралды: иртән сәгать 5тә һава нык бозылып киткән, юлларны тирән көрт каплаган, автомобиль юлларында зур “бөке”ләр хасил булган. ӘМР гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Марат Гыйрфанов шәһәрдәге барлык идарә, служба һәм предприятие җитәкчеләре кергән комиссияне җыярга карар бирә. Шул вакытта Әлмәт-Зәй юлында корбаннар белән зур авария була. Юлны кар басу, өстәвенә авария булу аркасында ике яклап та үтү кыенлаша. 30 җиңел машина, 10 йөк машинасы, 2 автобус, барлыгы 200 кеше буалып кала. Һәммәсенә ярдәм кирәк.

Шәһәр хезмәтләре бу вакыйга чынлыкта булган кебек эш итәргә тиеш. Аларның ничек эш итүен РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов күзәтеп тора.

Комиссия карары белән районда “Буран” оператив планы гамәлгә кертелде. Юл хезмәтләренең барлык техникасы эшкә җигелде, чит оешмаларның техникасы да тартылды. Транзит автобусларның пассажирлары, легенда буенча, кар машиналары, вездеходлар ярдәмендә авыл клубларына, мәктәпләргә, йортларга урнаштырылды, калганнары автовокзал кунакханәсенә китерелде. Авыр җәрәхәт алган кешене Казанга озату өчен вертолет төште. Янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, авыл башлыклары – бөтенесе дә үз рольләрен төгәл башкарды.

Комиссия ӘМР территориясендә гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне югары бәяләде. Аннары, шәһәрдәге махсус техниканы һәм барлык хезмәтләрне җәлеп итеп, практик өйрәнүләр башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International