ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова “Алнас” заводы эшчәнлегеннән канәгать калды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Татьяна Водопьянова “Алнас” заводында хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерү культурасын күтәрү буенча “Римера” дәүләт концерны җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяләде. Ул механика, автомат һәм кою цехларында булды, социаль, белем бирү һәм җитештерү программалары проектларының гамәлгә ашырылуы белән танышты, кешеләрнең эш шартлары белән кызыксынды, завод территориясендә урнашкан “Татарстанның киләчәге көллияте”ндә һәм медицина үзәгендә булды.

Татьяна Водопьянова бирегә соңгы тапкыр килүеннән соң предприятие үсешендә уңай динамика сизелүен әйтте.

“Алнас”ның эшләвенә, яхшы перспективалары барлыгына мин бүген үзем күреп ышандым, - диде Т.Водопьянова. – Иң мөһиме шунда, профсоюз оешмасы да, завод җитәкчеләре дә җитештерү бурычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыруга, коллективта социаль тотрыклылыкны саклауга йөз тоталар”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International