Эшмәкәрләр игътибарына

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Көньяк-Көнчыгыш Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Эшмәкәрлекне үстерү департаменты 27 февральгә 13.00 сәгатькә “Старый замок” кафесына (Әлмәт, Совет урамы, 30) эшлекле сөйләшү өчен төшке ашка чакыра. Бу чараның максаты – Әлмәт бизнес дөньясының яңа вәкилләре белән танышу, мөмкин булган уртак мәнфәгатьләр турында сөйләшү. Чара барышында «Harika.EV» компаниясен тәкъдир итү күздә тотыла.

Теркәлү өчен телефон: (8553) 30-60-57 8.00 дән 17.00 гә кадәр яки e-mail: uvtpp@bk.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International