Татарстанда бер гаиләне ТКХ буенча бурычлары өчен квартирыннан чыгарганнар

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Яр Чаллыда суд карары нигезендә өч кешедән (54 яшьлек хатын белән аның 32 һәм 29 яшьтәге уллары) малосемейкадагы бер бүлмәдән чыгарганнар. Аларның ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен бурычлары 224 мең сумга җиткән булган.
 Торак муниципаль милектә торган, бу гаиләгә бүтән тору урыны бирелмәгән.
Сөреп чыгарылган кешеләр инде күптәннән “кара исемлек”тә торганнар, файдалы эш белән шөгыльләнмәгәннәр.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда барлыгы 332 млн сумлык бурыч буенча 7,4 мең эш кузгатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International