Татарстан полициясе Әлмәт кешеләрен алдаган “багучы”ны тотты

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Татарстанда зур күләмдә мошенниклык эшләгәне өчен Магнитогорскидан килгән хатын-кыз кулга алынган. Оперативниклар аның эзенә Чаллыда яшәүче бер алданган кеше мөрәҗәгать иткәннән соң төшкәннәр. Ул хатын “багучы”га ташлап киткән ирен кире кайтарырга дип мөрәҗәгать иткән булган. “Багучы” торган квартирда “бозым”ны бетерү алданган хатынга 300 мең сумга төшкән, беркадәресен танышларыннан әҗәткә алган. Акчаны эләктергәннән соң “багучы” телефонын өзеп кенә калмаган, квартирыннан да китеп барган. Ул квартирга да чит кеше паспорты белән кергән булган икән.

Ялган багучыны Ижевск шәһәрендә эләктерәләр, ул анда инде тагын бер квартирга урнашып өлгергән икән. Клиентыннан алган акчаларын тотып бетерергә өлгергән. Бергә торучы ир кеше белән “Лада-Приора” автомобилендә йөреп, “багучы” Түбән Кама һәм Әлмәттә яшәүчеләрне дә төпсез көймәгә утыртырга өлгергән.

Алданган кешеләрнең һәммәсеннән урындагы полиция бүлекләренә мөрәҗәгать итүләрен үтенәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International