Әлмәттә өч баскыч депутатларның традицион очрашуы булды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районының 2013 елгы икътисади үсеш йомгаклары һәм районның 2014 елда федераль һәм республика максатчан программаларында катнашуы мәсьәләләре бүген Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә депутатларының традицион очрашуы вакытында карап тикшерелде.

Җыелышта ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Водопьянова, Генар Газизов, Николай Кольгин, Гүзәл Еремеева катнашты.
Җыелышны Әлмәт мунципаль районы башлыгы, 2-нче Интернациональ сайлау округыннан депутат Мәҗит Салихов алып барды. Төп доклад белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыкты. Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатының (Шәфәгать Тәхәветдиновның) ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Алексей Лазарев, 19-нчы коррекцион мәктәп директоры Владимир Чумаков чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова үзенең чыгышында Әлмәттә дә, бөтен республикада да социаль-икътисади үсешнең динамикасы уңай булуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International