Мәктәптә рыцарь турниры

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында 15-нче урта мәктәптә “Рыцарь турниры” конкурсы үткәрелде. Мәктәпнең спорт залында 3А һәм 3Б сыйныф укучылары көч сынашты. Рыцарьларга тиеш булганча, балалар башта бер-берсен сәламләделәр, аннары берничә этаплы эстафетада, белемлеләр бәйгесендә ярыштылар. Командаларның икесе дә дипломнар һәм татлы призлар – шоколад медальләр белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International