Туган тел көне

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
21 февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән иде. Туган тел туган ил кебек иң кадерле нәрсә, туган телеңнең кадерен белү һәркем өчен бик зарур. 1-нче урта мәктәп укучылары сыйныф сәгатьләрендә шул хакта сөйләштеләр, “Матур уку” радиотрансляциясе оештырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары Сафиуллина Л.Р., Фәйзуллина И.Ш 2-4-нче сыйныф укучылары өчен “Тапкырлар һәм зирәкләр” дигән кызыклы викторина оештырдылар, ә рәсемнәр күргәзмәсенә укучыларның укыган әкиятләре буенча ясаган рәсемнәре куелган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International