“Татнефть” янә уйлап табу һәм рационализаторлык буенча иң яхшы предприятие дип танылды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Уйлап табу, рационаллаштыру һәм патент-лицензия эшенең иң яхшы куелышына смотр йомгаклары буенча Татарстандагы 28 предприятие, оешма һәм учреждение арасында “Татнефть” ААҖ абсолют җиңүче дип танылды һәм Зур кубокка лаек булды. Компания мондый уңышка инде 11-нче тапкыр рәттән ирешә. 2013 елда “Татнефть” ААҖдә 10520 автор 12233 рационилазаторлык тәкъдиме, уйлап табу, файдалы модель һәм ЭХМ программасы керткән. “Әлмәтнефть”, “Елховнефть” һәм “Ямашнефть” идарәләре тынгысызларының өлеше аеруча зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International