Шәһәрдә бала табу йортындагы аналар белән эшләү программасы гамәлгә керде. Бу әле пилот версия – психологлар яңа туган балаларын ташлап калдырмаска үгетли торган мәйданчык.
Мондый программа Татарстанның берничә шәһәрендә эшли. 12 пилот-мәйданчыкта психологлар балалар “кирәксез” булып калмасын өчен төрле-төрле ысуллар кулланалар. Статистикадан күренгәнчә, хәзер 12 мең бала әти-әниләре исән була торып ятим яшиләр. Мондый хәлләр Әлмәттә дә булып тора. Республика “Гаилә” үзәге вәкилләре сабыйларын ташламасын өчен әниләргә әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтергә дип киләләр.