Әлмәт музыкантлары “Аккордеон феериясе” I халыкара конкурсында катнаштылар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
20-21 февральдә Казанда И.Әүхәдиев исемендәгә музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның “Аккордеон феериясе” I халыкара конкурсы булды. Конкурста Пермь, Омск, Йошкар-Ола, Дзержинск, Можга, Балашиха, Ижевск, Саратов, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән килгән музыкантлар катнашты. Һәм, әлбәттә, Татарстанның яшь башкаручылары да бар иде.

Әлмәттән бу ярышка 1-нче музыка мәктәбе укучылары һәм Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте студентлары барды. 1-нче музыка мәктәбе укучылары Дыренков Александр, Рафигуллин Рустам, Ожогин Артем конкурсның Дипломантлары булдылар. Баязитов Илназ "Неон лайн" фирмасы спонсорларыннан махсус приз алды. "Тустеп" ансамбле (җитәкчесе Мингулова А.Р) 2-нче дәрәҗә лауреат булды.

1-нче музыка мәктәбен 2012 елда тәмамлап, хәзер Ф.Яруллин исемендәге музыка көллияте студенты булган Лотфуллин Реналь “Соло башкару” номинациясендә конкурсның 1-нче дәрәҗә лауреаты булуга иреште һәм “Баянофф” фирмасыннан конкурсның махсус призына – Ля Бурбуль шәһәрендә (Франция) халыкара стажировка үтүгә – лаек булды.

1-нче балалар музыка мәктәбе укытучылары Собакинских И.А, Мингулова А.Р, Цветков В.И, Ереемеев В.А педагогик осталык өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International