Мәдәният яңалыклары

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
18 февральдә язучы, тарихчы академик Д.Гарифуллин белән язучылар бүлегендә очрашу булды. Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучылар, әдәби түгәрәк әгъзалары язучы, шагыйрь Д.Гарифуллинның яңа әсәрләре белән таныштылар. Очрашуга килүчеләр барысы да үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар.

***
18 февральдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Г.Утыз-Имәнинең 260 еллыгы уңаеннан язучыны искә алу кичәсе узды. Кичәдә профессор Әнвәр Шәрипов та катнашты һәм аның “Тукта, мизгел” дигән китабы укучыларга тәкъдим ителде.

***
18 февральдә 64 балалар бакчасында “Балаларга әхлак тәрбиясе бирү” дигән темага Р.Фәхретдин укулары узды. Анда балалар бакчаларында милли төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләр һәм язучылар катнашты.

***
19 февраль көнне Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннар Советының отчет җыелышы узды. Җыелыш Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылып, анда язучылар һәм “Чишмә” әдәби түгәрәк әгъзалары да чакырылган иде. Бәйрәмдә язучыларны зурладылар, сәхнәгә чакырып, бәйрәм белән котлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

***
19 февральдә Казанда “Кара-каршы” тапшыруында катнаштык. Анда Әлмәт, Сарман һәм Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучылар булды. Тпшыру 1 мартта ТЯГ каналыннан күрсәтеләчәк.

***
Февраль башында Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Таһир Шәмсуаров Казанда уздырыла торган “Җырлыйк әле” телетапшыруында катнашты.Тапшыруны 15 мартта ТЯГ каналыннан күрсәтәчәкләр.

***
19 февраль көнне шәһәрнең 1 нче “Бәләкәч” исемле балалар бакчасында М.Җәлилнең 108 яшьлеге уңаеннан патриот шагыйрьне искә алу һәм М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча бәйге уздырылды. Бәйгедә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Шигырь уку, М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган сорау-җавап лар белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә язучылар (И.Нәбиуллина, “Кызыл каурый” әдәби түгәрәк әгъзалары С.Җиһаншина) катнашты.

***
21 февраль көнне Т.Мактама бистәсенең зурлар китапханәсендә Р.Төхфәтуллинның 90 яшьлеге уңаеннан аның улы Рөстәм Төхфәтуллин белән очрашу узды, шулай ук язучының юбилее уңаеннан чыккан “Минем җаным китапларымда” дигән китабын тәкъдим итү булды.

***
21 февраль көнне Сарман районы Җәлил бистәсендә Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Илһам чишмәләре” китабын тәкъдим итү булды.

***
17-21 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында патриот шагыйрь М. Җәлил көннәре узды. Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Шигырь бәйрәмнәре узды. Бәйрәмдә Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучылар һәм әдәби түгәрәк әгъзалары катнашты.

***
21 февраль көнне Әлмәт районы Нәдер авылында Халыкаа Туган тел көне уңаеннан зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә шагыйрә Клара Булатова һәм “Кызыл каурый” әдәби түгәрәк әгъзалары чакырылган иде. Шагыйрә Гүзәлия Галләмова килгән кунакларга үзенең узган ел “Рухият” нәшриятында чыккан “Җиләкле җәй” дип аталган китабын култамга белән бүләк итеп таратты.

Набиуллина Илуса


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International