Законсыз аракы юлыннан

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Соңгы вакытларда Татарстанның кайбер кешеләре Казакъстанның көнбатышындагы Уральск шәһәрен якын итә башладылар. Ул шәһәрдәге бер базада аракыны түбәнрәк бәя белән теләгән кадәр алырга мөмкин.

Әлмәттә яшәүче ике кеше, 11 февральдә үз машиналарында Уральскига килеп, берсе 450, икенчесе 438 шешә спиртлы эчемлекләр сатып алганнар, 21000 һәм 34000 акча түләгәннәр, төянеп кайту ягына чыкканнар. Ниятләре – алып кайткан эчемлекләрне сатудан әйбәт кенә табыш алу. Әмма алыпсатарларның юллары уң булмады, аларны Бөгелмә районындагы Базаровка станциясе разъездында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлады.

Нәтиҗәдә тиешле үрнәктәге акциз маркасы куелмаган исерткеч продукция алынды, хәзер административ тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International