Әлмәт-Лениногорск юлында җәяүле тапталган

2014 елның 21 феврале, җомга
2014 елның 20 февралендә 22.00 сәгатьтә Әлмәт-Лениногорск юлының 20-нче километрында ГАЗ-172412 автомобилен йөртүче 1966 елда туган Лениногорск кешесе, Лениногорск ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт итеп, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сакламый һәм җәяүле кешене таптата. 1965 елда туган җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган, юл чите була торып, хәрәкәт итүче транспортка каршы юлдан барган. Авария нәтиҗәсендә җәяүле шул урында һәлак булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International