Әлмәттә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына йомгак ясалды

2014 елның 21 феврале, җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына йомгак ясауга багышланган тантаналы җыелыш ЦДЮТның актлар залында үтте. Җыелышны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Әлмәт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков ачты. Барлык экологик чараларда катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар коллективларының һәммәсенә рәхмәт әйтте, халык арасында экология культураны пропагандалауда матбугат чараларының ролен аерым билгеләп үтте.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин 2013 елда эшләнгән эшләр турында сөйләде.

Әйләнә-тирә мохитны саклау буенча “Татнефть” ААҖ зур эш башкара. Компания инде унынчы ел рәттән “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларының абсолют җиңүчесе булып килә. 2013 елда Әлмәт транспорт идарәсе, “Әлмәт-Водоканал” ААҖ, шәһәр автомобиль юлары идарәсе, “Электрон” үсмерләр клубы, “Яшь эколог-тикшеренүче” берләшмәсе, Яңа Кәшер интернат-мәктәбе дә төрле номинацияләрдә җиңүче яки призер булдылар.

Җыелышта предприятиеләр, оешмалар, матбугат органнары арасында экологик конкурс йомгаклары хәбәр ителде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призларны Николай Богданчиков тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International