Әлмәттә Геофизика урамында укучы кыз машина астына эләккән

2014 елның 21 феврале, җомга
20 февральдә 15 сәгать 20 минутта Геофизика урамындагы 1-нче йорт каршында “Лада Приора” автомобилен йөртүче 1989 елда туган гражданин, Шоссе урамыннан Тюленин урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә 2005 елда туган кызны бәрдерә. 6-нчы мәктәптә укучы кыз урамны тиешсез урыннан аркылы чыккан була.

Тән җәрәхәтләре алган кыз бала медсанчастька китерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International