Нефть төбәгенең данлы улы

2014 елның 21 феврале, җомга
Илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәш тәмамлануга 2015 елның 9 маенда 70 ел тула. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, фронт сызыгында, тылда бу көннәрне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән ветераннарыбыз батырлыгы, хезмәтенең кыйммәте дә еллар узган саен арта гына бара. Әлмәт, нефть төбәге тарихының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булган шәхесләребез бар безнең. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы, Ветераннарның республика Советы, "Хәтер китабы" редакциясе сугыш чоры балаларының хәтирәләренә нигезләнгән, геройлар турында яңа басма нәшер итүне күздә тота. Әлеге китапта Әлмәт муниципаль районында яшәүче мөхтәрәм герой-якташларыбыз турындагы язмалар да урын алачак. Бүгенгесе шуларның берсе – Миннекәев Мәсгуть Габдрахман улына багышлана.


Сугышның ачы хәсрәте, балалар җилкәсе күтәрә алмаслык авырлыгы Миннекәев Мәсгуть Габдрахман улының язмышында да уелмаслык тирән буразналар белән язылган. Элеккеге Шөгер районы (хәзерге Лениногорск районы) Яңа Елховой авылында туып - үскән малайга сугыш башланганда бары 11 яшь була.

"1940 елда әти яңа йорт салды да, бөтен булган мөлкәтне җыеп, бик авырлык белән генә аның бер ягын өлгерттеләр. Без биш бала, иң олысы мин, бик шатланган идек яңа өйгә күчкәч. Тик сөенечебез озакка бармады, сугыш башланды. Әлеге хәбәрне ишеткәндә, без бер оч малайлары кибет янында уйнап йөри идек. Икенче көнне үк авылдан 7 кеше фронтка китте, алар арасында безнең әти дә бар иде. Без аларны авыл башындагы капкага кадәр озата килдек, шул соңгы күрешүебез булган. Киткән 7 кешенең бары тик берсе, ул да бер аяксыз килеш кайтты",- дип искә алды Мәсгуть ага ул дәһшәтле елларны искә төшереп.

Гаиләдә өлкән бала буларак, берсеннән - берсе кечкенә эне-сеңелләрен, карт әбиләрен карауда Мәсгуть әнисенең беренче ярдәмчесе була. Үзеннән өлкәнрәкләр белән көлтә бәйләргә дә, ындырда икмәк җилдерергә дә, ат җигеп басуда эшләргә дә туры килә малайга. "Фронттан бер танк эләктереп, шул басуларны сөрергә иде",- дип уйлый идем, ди ул. Арык ат, очы сынган сабан белән интеккәнгә шундый уйлар килгәндер яшүсмер күңеленә.

Үз авылларында башлангыч сыйныф кына булганлыктан, 5 нчене күрше Ормышлы авылына 5 км җәяү йөреп укыйлар. Яшь булса да, Мәсгутьнең авылдашлары арасында абруе зур була. 17 яшендә аны "Техника" колхозына бригадир итеп билгеләп куялар. Армия хезмәтенә 22 яшендә генә алына егет. Өч елдан артыгракка сузылган әлеге вакыт - үзе бер тормыш. Волгоград өлкәсенең Камышин каласы тирәсендәге ракета частендә үзен тракторист дип әйтә һәм механик - машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Ракеталар өчен полигон әзерләү чараларында катнаша, атаклы конструктор Королевны да берничә мәртәбә якыннан күрергә туры килә.

Солдат хезмәтен тутырып туган якларына кайтканда, Мәсгуть һәм аның кебек меңәрләгән егет- кызларның язмышларына яңа юнәлеш биргән кара алтын табыла һәм эшкәртелә башлый. Күрше малае аны да төзелә башлаган Әлмәткә эшкә чакыра. Кирәкле документларны җыйнап, укырга алганчыга кадәр күп кенә сукмакларны таптый яшь егет. Шулай да, бер ниятләп авылдан чыгып киткәч, артка борылып карарга ярамый. 1956 елда булачак данлыклы нефть башкаласы – Әлмәт шәһәренең газолин заводына эшкә урнашып, кыска сроклы операторлар әзерләү курсында укый башлый.

СССР күләмендә моңа кадәр газ-бензин эшкәртү заводы булмаганлыктан, башкаладан килгән зур җитәкчеләр, галимнәр кул астында тирә-як авыллардан җыелган, колхозларда хезмәт куйган егет-кызларга башлап җибәрергә туры килә заводтагы катлаулы технологик процессларны.

Заводта оператор - ул производство процессын җайга салучы кеше. Баштагы елларда аларга турыдан-туры газ эшкәртү колонналары янында күзәтү алып барырга, эшермәләрне әле ябып, әле ачып газның басымын кул белән көйләргә туры килә. Еллар узган саен заман үз таләпләрен куя бара. Миңлебай газ эшкәртү заводы да шул вакыт эчендә зур үзгәрешләр кичерә. Биредәге цехларга яңа приборлар, чит илдән кайтартылган автомат установкалар урнаштырыла, эшче кадрлар үзләренең хезмәтләрен җиңеләйтү һәм җитештерелүче чималның сыйфатын арттыру буенча тәкъдимнәр кертәләр. Гомумән әйткәндә, заводта иртәдән алып кичкә кадәр эш кайный. Цехның эш үзенчәлеге турында аның исем-әйтелеше үк әйтеп тора: биредә промыселлардан килгән газны эшкәртәләр. Бутан, пропан, изобутан, метан һәм этан белән югары дәрәҗәдә туенган бу газ май йотылу җайланмалары аша үтеп, анда аның составындагы беренче дүрт матдә тотылып кала. Алар төрле катнашмалардан җентекләп чистартылганнан соң химия промышленносте предприятиеләренә озатыла.

Яңа җиһазлар белән эшли алу өчен ныклы белем кирәклеген Мәсгуть Габдрахманович бик яхшы аңлый. Шуңа күрә дә, 1962 елны Лениногорск шәһәренең нефть техникумына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм техник-механик белгечлеге ала. Озак та үтми, аны заводның 1/2 технологик установкалар начальнигы итеп билгелиләр. Завод үсә, зурая. Яшьләргә кемнән өйрәнергә дип баш ватарга туры килми. М.Миннекәев беркемне дә кире бормый, эше нинди тыгыз булса да һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Йөзләрчә кеше алган белемнәре һәм күнекмәләре өчен операторлык эшенең оста белгече Мәсгуть Габдрахмановичка бурычлы. Производство алдынгылары М.К.Ганиев белән М.Б.Ганиев, 1 нче газ эшкәртү цехы начальнигы Р.Х.Гыйльмановлар үз вакытында Миннекәевтән өйрәнгән кешеләр.

Мәсгуть Габдрахманович элеккечә үк җәмәгать эшендә дә актив катнаша, халык контроле баш төркеме әгъзасы була, заводның остазлар советына керә, бервакытта да беркемнән дә калышмаска дигән принцип белән яши. Заводта башкарган катлаулы хезмәтеннән тыш рационализаторлык эшендә дә актив катнаша. Аның исәбендә хезмәт шартларын һәм техника куркынычсызлыгын яхшырту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, производствоның нәтиҗәлелеген күтәрү, хезмәт һәм матди чыгымнарны киметү мөмкинлеге биргән рационализаторлык тәкъдимнәре аз түгел.

М.Г.Миннекәевнең хезмәте югары бәяләнә. 1959 елда ул "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. 1966 елның 23 маенда матбугатта СССР Верховный Советы Президиумының нефть һәм газ сәнәгате эшчеләренә һәм белгечләренә нефть чыгару буенча җидееллык планның заданиеләрен үтәгәндә аеруча зур казанышлары һәм эштә югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турында Н.Подгорный һем М.Георгадзе имзалаган Указ чыга. Биш почмаклы йолдызның бер почмагы хаклы рәвештә хатыны Рубинәнең казанышы, күпчелеге бергә янәшә эшләгән хезмәттәшләренеке, дип саный Герой үзе. Завод директоры Фәйзулла Гайнуллин Әлмәтнең Техника йортында (хәзерге драма театры) җыелыш вакытында котларга җыенганын ишеткәч, анда бөтенләй керми. Дөрес, бу гамәле өчен бүген читенсенү. Ә алтын йолдызларны аларның ияләренә шул ук Техника йортында обком секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев үзе тапшыра.

Мәсгуть Габдрахманович җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, шәһәр Советы депутаты, судта халык утырышчысы була. Фән һәм техника казанышлары тәҗрибәсен уртаклашу буенча Ленинград, Мәскәү һәм Баку шәһәрләрендәге очрашуларда катнаша, 70 нче еллар башында Мәскәү шәһәрендә төрле илләрдән җыелган галимнәрнең газ конгрессында да булып кайта. Әлеге еллар турында Мәсгуть ага үзе дә аеруча дулкынланып сөйли:

"Берничә тапкыр установкаларга чимал җитешмәү сәбәпле, эшебез тукталу дәрәҗәсенә килеп җиткән очраклар да булгалады. Андый вакытта чимал табучы булып, төрле производство оешмаларына мөрәҗәгать итәргә, икенче төрле әйткәндә, барлык эшне үз өстемә алырга туры килә иде. Хәтта Грозный шәһәренә дә бардым. Керосин тулы цистерналар Башкортстан, Пермь якларыннан килсә, ингибитор Бакудан алына иде. Шулай итеп, заводта эш кайный, тормыш шартлары авыр булуына да карамастан, эшчеләрнең күңелләре көр, кулларында эш уйнап тора иде. Ул вакытта Миңлебай газ эшкәртү заводының директоры Ф.Г.Гайнуллин инициативасы белән заводтан алып район үзәк хастаханәсе шәһәрчеге тукталышына кадәр троллейбус линиясе үткәрелде. Шәһәрдән килеп эшләүчеләр өчен бу бик зур куаныч булды", - дип исенә төшерде ул.

Мәсгуть Габдрахманович заводта булган төрле вакыйгалар турында да бик кызыклы итеп сөйләде. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, янгын чыгулар, эшчеләрнең төрле җәрәхәтләр алуы -барысы да бүгенгедәй күз алдында аның. Бу турыда сөйләгәндә Мәсгуть Габдрахмановичның күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәп алды.

70-80 нче елларда Миңлебай газ эшкәртү заводы бөтен Советлар Союзына билгеле производство предприятиесе булып торган. Биредә эшләп тәҗрибә туплаган кадрлар Чечня, Казахстан, Үзбәкстан республикаларының производство предприятиеләрендә эшләргә юлламалар алганнар.

Мәсгуть аганы тормыш иптәше Рубинә апа тулыландыра:

"Завод хезмәтчәннәре бер-берләре белән искиткеч дуслар иде. Вакыт туры килгән саен коллектив белән Зәй сусаклагычына, "Петровка" ял йортына ял итәргә китә идек. Гомумән, барыбыз бер гаилә булып яши идек. Әлеге бергәлек гаиләбездә дә сакланды. Мәсгуть белән ике бала үстереп, аларны кеше иттек. Кызыбыз Венера " Елховнефть", улыбыз Рөстәм "Әлмәтнефть" идарәләрендә эшлиләр. Бүгенге көндә бездән дә бәхетлерәк кеше юктыр", - ди ул.

Мәсгуть ага Миннекәев заводта 1989 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. Хезмәт ветераны хәзер дә газ эшкәртүчеләр коллективы белән элемтәне өзми, туган предприятиесенең йөрәк тибешен даими белешеп тора.
Ул бүген дә сафта, ул бүген дә үзе эшләгән предприятиенең, шәһәр һәм районның гоурлыгы.

Әйе, кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый, дип юкка гына әйтмиләр икән. Мәсгуть ага һәм Рубинә ханымны да мин менә шундый кешеләргә тиңләр идем. Киләчәктә дә аларга саулык, җан тынычлыгы һәм иминлек теләп калабыз.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International