Кама-Исмәгыйль авылында яңа спортзал ачылды

2014 елның 21 феврале, җомга
Кама-Исмәгыйль авылы мәктәбендә бокс һәм кикбоксинг секцияләре өчен зал ачылды. Залны ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты. Эшләнгән эшне югары бәяләп, ул “Алга” спорт клубын оештыручыларга һәм спонсор – Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге депутаты Илшат Вәлиевкә үсеп килүче буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте.

Беренче тренировкада 35 бала булды, ә ачышка 40тан артык кеше килгән иде. Кама-Исмәгыйль балалары белән беррәттән күрше Бишмунча һәм Нәдер авылларыннан да балалар булды. Аларны спорт серрләренә профессиональ боксер Тимур Гыймаев өйрәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International