Республика яшь математиклары олимпиадасының зона этабы Әлмәттә үтте

2014 елның 21 феврале, җомга
20-нче урта мәктәп базасында 4, 5, 6-нчы сыйныф укучылары өчен республика математика олимпиадасының зона этабы үтте. Интеллектуаль ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Баулы, Мөслим, Чирмешән һәм Сарман районнарында муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Олимпиадалар бөтен зоналарда үткәннән соң җиңүчеләр 6 мартта Казанда республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International