Мәгариф идарәсендә хисап җыелышы

2014 елның 21 феврале, җомга
20 февральдә Яшьләр үзәгендә мәгариф идарәсенең 2013 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Анда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм аның мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов катнашты.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев хисап докладында ел дәвамында башкарылган эшләр, 2011-2013 елларга мәгарифне үстерү муниципаль программасының үтәлеше, конкурсларда җиңүләр, грант ияләре һ.б. турында сөйләде. Әлмәт районы олимпиада йомгаклары буенча берничә ел дәвамында беренче унлыкта тора. Сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү өчен район бюджетыннан ел саен ярты миллион сум акча бүленә. “Татнефть” ААҖнең “Сәләтле балалар” хәйрия фонды Бөтенроссия һәм республика предмет олимпиадаларының төбәк этаплары җиңүчеләрен һәм призерларын, аларның остазларын ел саен матди ярдәм белән кызыксындырып тора.

Сүзен йомгаклап, Р.Ганиев район һәм “Татнефть” ААҖ җитәкчеләренә булышлыклары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International