“Нефтяник”ның чираттагы җиңүе

2014 елның 21 феврале, җомга
Әлмәт “Нефтяник” командасы чемпионатның беренче этабында үз бозында уеннарны уңышлы үткәрә. Кичә безнең хоккейчылар «Казцинк-Торпедо» (Усть-Каменогорск) командасын 2:1 исәбенә җиңеп, алар бозындагы җиңелүнең “ачуын алдылар”.

Бу уеннан соң плэй-офф этабында уйнаячак 16 команданың барысы да ачыкланды. “Нефтяник” 10-нчы урында, аның үз бозында тагын ике очрашу үткәрәсе калды. 22 февральдә “Ермак” (Ангарск), 24 февральдә “Сокол” (Красноярск) белән очрашу көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International