Башкарма комитетта Ватан сакчыларын бәйрәм алды сюрпризы белән каршыладылар

2014 елның 21 феврале, җомга
ӘМР Советында һәм башкарма комитетында эшләүче гүзәл затлар ир-атларның иртәдән күңелен күтәрделәр. Башкарма комитетның зур залында 23 февраль көне белән тантаналы котлау булды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы гүзәлләр шигырьләр укыды, җырлар һәм такмаклар башкарды, аннары ир-атларны инглиз, гарәп һәм татар телләрендә котлады.

“Сез - безнең ышанычлы таянычыбыз һәм яклаучыбыз. Сезнең белән бер командада эшләү безнең өчен зур мәртәбә. Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телибез”, - район башлыгы Мәҗит Салихов һәм барлык хатын-кызлар исеменнән район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова шундый котлау сүзләре җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International