Әлмәттә Ватан сакчысы көне билгеләп үтелде

2014 елның 21 феврале, җомга
“Нефтьче” мәдәният сараенда Ватан сакчысы көне киң колач белән күңелле итеп билгеләп үтелде.

ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Ватан сакчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе, запастагы лейтенант, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Марат Гыйрфанов котлады.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә актив катнашкан өчен бер төркем иптәшләргә район Советының, башкарма комитетның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Әлмәт районы һәм шәһәре буенча бүлек башлыгы Ришат Сабиров чын ир-атлпр көне белән тәбрик итте.

Кичә программасына армиядә хезмәт итүче якташыбыз рядовой Виталий Климонскисның видеокотлавы, кадетларның сәхнәдә үз көчләрен күрсәтүләре, автоматны тиз сүтеп-җыю буенча ярышулары кертелгән иде.

Мәдәният идарәсе һәм җирле талантлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары да кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International