Әлмәт медицина көллиятендә Халыкара туган тел көне үткәрделәр

2014 елның 21 феврале, җомга
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата ЮНЕСКО генераль ассамблеясе тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә игълан ителгән иде, 2000 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә.

Әлмәт музыка көллиятендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрелде. 1-нче курсның Ф13Б төркеме студентлары туган телне белүләрен күрсәттеләр. Алар республикада яшәүче халыклар телләрендә җырладылар, шигырьләр укыдылар, үз халыкларының тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International