“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда хезмәт коллективының ел йомгакларына багышланган конференциясе булды

2014 елның 21 феврале, җомга
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда хезмәт коллективының еллык хисап-сайлау конференциясе булды. Анда еллык эшчәнлеккә һәм күмәк шартнамә үтәлешенә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Конференция эшендә “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Чулпан” иминият компаниясе ЯАҖ генераль директоры Фәрит Вафин, Әлмәт медицина мәгълүмат-аналитика үзәгенең баш табибы Вәсилә Мөхетдинова, ӘМР финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина, “Татнефть-Актив” ҖЧҖ директоры урынбасары Андрей Ефремов, медсанчастьнең барлык бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм делегатлары катнашты.

2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында төп доклад белән баш табиб Мөнир Закирҗанов чыкты. Профком рәисе, табиб-травмотолог-ортопед Таһир Зәкиев 2010-2013 елларда күмәк шартнамәнең үтәлеше турында доклад ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International