ИУЭПның Әлмәт филиалында Ачык ишекләр көне була

2014 елның 21 феврале, җомга
26 февральдә 14.00 сәгатьтә Икътисад һәм сәнәгатьне идарә итү институтының (Казан) Әлмәт филиалында ачык ишекләр көне була.

Мәктәп тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре институтның директоры, факультет деканнары белән очраша алалар. Кунаклар 2014 елда институтка керүгә кагылышлы сорауларына тулы җавап алачаклар, уку аудиторияләрен, лабораторияләрне кереп карарга мөмкин. Моннан тыш кунаклар карамагында фото-, видеоматериаллар, буклетлар, башка материаллар булачак.

Адрес: Әлмәт шәһәре, Тимирязев урамы, 43. Телефон: 8(8553)31-98-11
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International