«Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 21 феврале, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, минем сорау яки үтенеч дисәң дә була. Мин гаиләм белән Миннебай авылында яңа урамда яшим. Безнең урамга газ кермәгән, электр белән җылытабыз. Минем дүрт яшьлек балам бар. Шушы көннәрдә горгазга барып газ кертелмәгәнлеккә белешмә алдым. Район электр челтәренә барып электр бәясенә скидка ясауларын сорадым, чөнки электр белән өй җылытырга туры килә. Алар миңа әйттеләр, авылда болай да скидка бар дип, электрны әзрәк тотыгыз дип. Мин ничек аз тотыйм электрны, газ булмагач электрга аерым скидка булырга тиеш бит. Кыскасы, яхшы сүз ишетмәдем, тупас сөйләштеләр. Ничек түләгән булсагыз шулай түләрсез диделәр. Ярдәм итегез зинһар алдан ук рәхмәт.

Җавап: Кулланыла торган электр энргиясенә тариф “Татэнергосбыт” ААҖ белән кулланучы арасында төзелгән договор нигезендә билгеләнә. Димәк, тоткан электр энергиясенә тарифны үзгәртү өчен, җитәрлек нигезләр булганда, договорга закон тәртибендә үзгәреш кертү өчен кулланучы “Татэнергосбыт” ААҖнең Әлмәт бүлегенә түбәндәге адрес белән мөрәҗәгатъ итәргә тиеш: Әлмәт, Шевченко урамы, 5а. Тотылган электр энергиясенә тариф мәсьәләләрен аңлату өчен, шулай ук район электр челтәре персоналының тупаслык күрсәтүен тикшерү өчен мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон адреска, филиал җитәкчеләреннән берсенең телефонын күрсәтеп, яки элемтәгә керү өчен үз координатларын күрсәтүне үтенеп (чөнки кергән мөрәҗәгатьнең үзендә электрон адрес кына бар) хәбәр җибәрелгән иде. Әлмәт электр челтәрләре филиалының электрон мөрәҗәгатенә әлегә кадәр җавап булмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International