Балалар бакчасында Кече Олимпия уеннары

2014 елның 21 феврале, җомга
45нче “Космос” балалар бакчасында Олимпия уеннары үткәрелде. Бу уеннарның максаты балаларда патриотик һәм физик тәрбияне үстерү,бөтендөнья олимпия уеннарында катнашу теләге тудыру.

Ярышлар бик күңелле үтте, балалар янына аларның яраткан әкият геройлары- Олимпиада символлары: Леопард,Куян һәм Аю кунакка килделәр.Балалар аларны бик шатланып каршы алдылар һәм аларга спортның кышкы уен төрләре турында сөйләделәр.

Яшь спортчылар осталыкта, җитезлектә,тизлектә көчләрен сынаштылар.Үзләренең чемпионнары өчен тәрбиячеләр һәм кечерәк балалар көч биреп тордылар. Яшь спортчылар хәл җыйган арада, җанатарлар күңелле музыка астында ял иттеләр. Спорт бәйрәме бик яхшы узды! Дуслык- җиңде.Барлык балалар да истәлекле бүләкләр һәм Олимпия йолдызчыклары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International