2-нче китапханә-филиалда “Яңарыш хәбәрчесе” дигән укучылар конференциясе булды

2014 елның 21 феврале, җомга
2-нче китапханә-филиалда татар әдәбияте классигы Гаяз Исхакыйны искә алу көненә багышлап “Яңарыш хәбәрчесе” дигән китап укучылар конференциясе булды. Чарага 5-нче урта мәктәпнең 9-10 сыйныф укучылары, шулай ук Әлмәт язучылары чакырылган иде.

Үткәрелгән чараның төп максаты – укучыларны Гаяз Исхакый иҗаты белән таныштыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Башта китапханә хезмәткәрләре язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, аннары балалар язучының әсәрләрен анализладылар. Бигрәк тә “Зөләйха” трагедиясе тәфсилләп каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International