Сәламәтлеккә нык зыян китергән өчен җәза

2014 елның 21 феврале, җомга
2013 елның 24 ноябрендә гражданин Б. 12 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә кадәр вакыт арасында Пушкин урамындагы 46-нчы йортның 77-нче квартирында загссыз яши торган хатыны белән талашып китә. Кызып китеп, хатынның корсак өлешенә бер тапкыр пычак белән кадый, сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

Б. РФ Җинаять кодексының 111 маддәсенең 1өлеше (аңлы рәвештә кешенең сәламәтлегенә тормышы өчен куркынычлы авыр зыян китерү) буенча гаепле дип табылды. Гаебен тануын, пенсия яшенә җитүен, шулай ук элек кеше үтергән өчен хөкем ителүен исәпкә алып, Б. 3 ел 6 айга каты режимлы төзәтү лагерена ябуга хөкем ителде.

2014 елның 10 февраленнән хөкем карары законлы көченә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International