Әлмәт делегациясе Лениногорскига халыкка торак-коммуналь сферада хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен уртаклашырга барды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
19 февральдә ӘМР башлыгының киңәшчесе Ансель Рахманкулов җитәкчелегендәге делегация Лениногорскига ТХК өлкәсендә хезмәт күрсәтү тәҗрибәсен уртаклашу өчен эш визиты белән барды. Делегация составында ТХК предприятиеләре башлыклары, идарәче компанияләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре, журналистлар бар иде.

Кунакларга шәһәрнең ТКХ объектларына барырга, эш принциплары белән урыннарда танышырга мөмкинлек тудырдылар.

Делегациянең Лениногорскида булып кайту нәтиҗәләре ТКХ өлкәсендә координация советының марттагы утырышында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International