Әлмәттә кышын спорт кызуы сүрелми

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Кыш гадәттә спорт вакыйгаларына бай була. Сочида Олимпиада барган бу көннәрдә Әлмәттә тамашалы спорт чаралары үтә. Яңа ел башланганнан соң гына шәһәребездә кар машиналарында кросс буенча Россия кубогы, Бөтенроссия теннис турниры, татар-башкорт көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика турниры булды. Соңгысында Әлмәт батырлары инде дүртенче ел рәттән җиңеп чыктылар. Шулай ук күптән түгел 15 меңләп кеше “Россия чаңгы юлы” ярышында катнашты.

Үткән ярышларга йомгак ясаганда район башлыгы Мәҗит Салихов район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов белән аның урыбасарларына спортның төрле төрләрен кураторлык итү өчен бүлешеп алырга тәкъдим итте. Башлык фикеренчә, җитәкчеләрнең шәхси үрнәге һәм спортның берәр төрен үстерү белән ныклап кызыксынуы спортка күбрәк кешеләрне тартырга ярдәм итәр.

Һәм игътибар: 23 февральдә 11.00 сәгатьтә Шәһәр күлендә бәкедә йөзү буенча Бөтенроссия чемпионаты була. 26 февральдән 2 мартка кадәр “Теннис-Сити” спорт үзәгендә «Almetievsk Open» халыкара теннис турниры үтәчәк. 1 мартта Кичуй авылында авыл яшьләренең 45-нче кышкы спартакиадасы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International