ТХК хезмәтләре өчен вакытында түлә!

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәттә коммуналь-торак хезмәте күрсәтү өчен бурычы күп җыелган квартирларга рейдлар дәвам итә. Бу көндә районда идарә итүче компанияләргә түлисе бурыч 300 млн сумлап җыелган. Шул уңайдан коммуналь хезмәт вәкилләре һәм кызыксынган башка хезмәтләр тарафыннан колачлы эш алып барыла. Чираттагы шундый рейд 13-нче ТЭИ каршында бурычы булган квартирлар буенча үткәрелде.

Квартир хуҗалары ишекләрен ачарга бик ашыгып тормыйлар, ничек тә булса түләмичә калырга тырышалар. Бу юлы ТЭИ юристы участок инспекторы белән Тукай урамындагы 47-нче йортта йөрде. Бу йортта яшәүчеләрнең бурычы 900 мең сумнан артып киткән. Иң зур бурыч 300 мең сумлап. Бу көнне комиссия 3 квартирга гына керә алды. Шулардан берсенә рейдның тәэсире булды. Идарәче компаниянең шаярырга җыенмаганын аңлап, бурычлы кеше 150 мең сум бурычының 50 меңен шунда ук түләде. Алга таба ай саен 5 мең түләп барачак.

Мондый рейдлар дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International