Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда “Музейда музыка” циклыннан “Масленица” чарасы үткәреләчәк

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
2012 елның гыйнварыннан туган якны өйрәнү музеенда Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте белән бергәләп “Музейда музыка” циклыннан чаралар үткәрелә. 2013-2014 елгы сезон чаралары Мәдәният елына багышлана.

25 февральдә шул циклдан “Масленица” дигән кичә булачак. Чараның кунаклары 13-нче урта мәктәпнең 4”Б” сыйныф укучылыры борынгы рус йоласы белән танышачаклар, күңелле җырлар тыңлаячаклар. Аларны борынгыдан килгән уеннарда катнашу һәм, әлбәттә, тәмле беленнәр белән сыйлану көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International