Әлмәт коткаручылары бензовоз авариясе нәтиҗәләрен бетерү белән тәүлектән артык шөгыльләнделәр

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
16 февральдә кичен Әлмәт-Урсай юлында бензовоз белән булган авария нәтиҗәләрен бетерү өчен коткаручыларга тәүлек ярым вакыт кирәк булды.

Авария Соловьев чатында булган. Тиешле юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр булуга карамастан, биредә аварияләр әледән әле булып тора. Өч бензовоз Түбән Камадан Казахстанга бара икән. Шуларның берсе юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм нәтиҗәдә “Рено” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәләр бик аяныч: бензовоз капланган, 40 тоннадан артык аврлыктагы цистерна автомашина өстенә ауган. Шоферы кабинада килеш цистерна астында калган. “Рено”ны йөртүче дә һәлак булган. Җиңел автомашинаның һәлак булган шоферы һәм зыян күргән пассажиры тиз арада машина эченнән чыгарылып ашыгыч ярдәмгә тапшырыла.

Ә бензовоз шоферын машинадан чыгару мөмкинлеге булмый. Бәлки ул әле исәндер дип, астан карны казып керәләр, әмма үлгән була. Автокран ярдәмендә цистернаны күтәреп, астыннан машинаны чыгаралар, һәлак булган шоферның гәүдәсен алалар. Коткаручыларның өч дежур сменасы тәүлектән артык эшли.

Цистерна исән калган, ягулыгы акмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International