Рус Акташы мәктәбендә Яшь сайлаучы көннәре булды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Яшь сайлаучыларның активлыгына ирешү – бүген бик мөһим бурыч. Шул уңайдан Россия үзәк сайлау комиссиясе 2007 елда ук ел саен февральнең өченче якшәмбесендә Россия төбәкләрендә Яшь сайлаучы көне үткәрү турында карар чыгарган иде.

“Яшь сайлаучы-2014” декадасы кысаларында Рус Акташы урта мәктәбендә мини-сайлау дигән чара уздырылды. Нәрсә ул сайлаулар, алар ничек оештырыла, сайлау комиссиясе нәрсә ул, тавышлар ничек санала һәм тавыш бирү хокукына, депутатлыкка үз кандидатурасын күрсәтү хокукына кемнәр ия – укучылар шул хакта сөйләделәр.

Аннары һәр сыйныфның үз партиясе булды, һәр партия вәкиле үзенең сайлау алды программасы, нинди максатлар һәм бурычлар куюы белән таныштырды.

“Үзең булып кал, сайлауда актив катнаш, үз киләчәгеңне үзең билгелә, синең өчен башкалар сайлавына юл куйма!” – мәктәп сайлаулары шундый лозунг белән үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International