“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез. Ни өчен Югары Акташ авылында урамнар яктыртусыз калды. Элек урамнарда яктырткычлы баганалар тора иде, хәзер аларны алдылар.

Җавап: РФ хөкүмәтенең карары нигезендә торак пунктларны электр энергиясе белән яктыртканда хисаплау узеллары куелырга һәм электр үткәргеченең бишенче линиясе сузылырга тиеш. Хисап узеллары һәм бишенче линия булмаганда түләү урамнарны 24 сәгать буена яктырту исәбеннән алына.

Авыл җирлеге урамнарны яктырту өчен күтәренке тариф белән түләргә бюджетта акча каралмаган булу сәбәпле түләүне туктатты. “Татэнергосбыт” ААҖ үз чиратында хисап узелы һәм бишенче линия булганчыга кадәр урамны яктыртудан туктады.

Хәзерге вакытта Югары Акташта хисап узеллары һәм бишенче линия булдыру эшләре алып барыла. Авылда урам утларын ялгау 2014 елның 26 февраленә планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International