Әлмәттә коткаручылар мәктәп түбәләрен кардан чистарталар

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Бу кышта кар күп яву сәбәпле биналарның түбәләрендә кар күп җыелды, түбә кырыйларыннан бозимчәкләр асылынды. Түбәләрдән кар ишелмәсен өчен коткаручылар мәгариф учреждениеләренең түбәләрен кардан чистарталар.

- Балалар өстенә кар ишелеп төшмәсен өчен без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, - ди Әлмәт коткару-эзләү отряды җитәкчесе Фәсхетдин Сыраев. Коткаручыларга уку йортларыннан көн саен мөрәҗәгать итеп торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International