Ай башыннан Татарстан юлларында 23 кеше һәлак булган
2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Февральнең 18 көнендә ТР юлларында кешеләр һәлак булган яки зыян күргән 167 юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге статистикада 66 һәлакәт Казанга туры килә.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, ай башыннан Татарстан юлларында 23 кеше һәлак булган, тагын 201 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, шул исәптән, Казанда 4 кеше һәлак булган һәм 73се зыян күргән.
Исегезгә төшерик: 4 нче февральдә генә Татарстан юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 6 кеше һәлак булды, 11енә медицина ярдәме күрсәтелде. Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаганнар да бар иде.