Татарстанда экономкласс торагын төзү планлаштырыла

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Россия гаиләсе өчен торак” федераль программасы буенча Татарстанда экономкласс торагын төзүдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Фикер алышуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник һ.б. катнашты.

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары искәртеп үткәнчә, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән йөкләмә нигезендә эшләнә. “Бүген Татарстанда муниципаль берәмлек, төзелеш комплексы, коммуналь комплекс оешмалары, банк вәкилләре белән без әлеге программаны тормышка ашыру ысуллары, уртача кереме булган гражданнар өчен ничек итеп торакны очсыз итү һәм мондый торакларны ничек күбрәк төзү турында сөйләштек. Безнең бурыч – Президент йөкләмәсе нигезендә 2017 нче елда мондый торакны 25 млн. кв.метрга күбрәк сафка бастыру”, - диде ул.

Бу программаны тормышка ашыруга ТРның нинди ярдәм алачагы турында соңрак, республикада экономкласс торагы төзлешенең күләме билгеләнгәч, әйтеп булачак, диде Плутник. “Ләкин без республика җитәкчелегенең иң амбициоз максатлар куюын һәм ТРда тормышны яхшырту буенча максатчан күрсәткечләрне мөмкин булганча күбрәк үтәргә тырышуын беләбез”, - дип әйтте ул.

Ул хәбәр иткәнчә, экономкласс торагы өчен конкрет таләпләр Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бойрыгы белән билгеләнеләчәк. Программаны тормышка ашыра башлау вакыты турында сөйләгәндә, А.Плутник билгеләп үткәнчә: “Без быел программаны тормышка ашыру өчен кирәкле барлык норматив база кабул ителер, һәм проектлар быел башланыр дип өметләнәбез”.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры ассызыклаганча, програмада төп катнашучы буларак ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды билгеләнгән. Александр Плутник программада хосусый төзү оешмалары да катнаша алачак, дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International