Әлмәт муниципаль районының җәмәгатьчелек советы утырышы

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районының җәмәгатьчелек советы утырышы булды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Җәмәгатьчелек советының рәисе Виталий Аргодяев Советның 2013 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты.

Утырышта ӘМР башкарма комитетының норматив хокукый актлар эшләү планнарын раслау, “Әлмәт муниципаль районында 2014-2016 елларга янгын куркеынычсызлыгы” муниципаль программасы, “Әлмәт муниципаль районында 2014-2016 елларга туризм өлкәсен үстерү” озак сроклы программасы, “Әлмәт муниципаль районы территориясендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү” мәсьәләсе каралды. Совет әгъзалары барлык проектларны да бертавыштан якладылар.

Утырыш ахырында Советның секретарен сайлау булды. Бу урынга Татьяна Каяшева кандидатурасы бертавыштан яклау тапты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International