Күчмә мәшгульлек үзәге хәрәкәттә

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
2014 елның февралендә Әлмәт мәшгульлек үзәге яшүсмерләргә мәшгульлек өлкәсендә дәүләти хезмәт күрсәтү максаты белән шәһәр мәктәпләренә баруны оештырды. Хезмәт күрсәткәндә бигрәк тә хплыкның социаль якланмаган катлауларына, шул исәптән ятим балаларга һәм инвалидларга игътибар бирелә.

Мәсәлән, 13 февральдә күчмә үзәк Әлмәт балалар йортына барды. Анда тәрбияләнүче 12 кешегә эш сайлау юнәлешендә хезмәт күрсәтелде. Балалар шулай ук Әлмәт районында хезмәт базарының ничек торуы турында да мәгълүмат алдылар.

14 февральдә күчмә үзәк 19-нчы коррекцион мәктәпкә барды. Мәктәп укучыларын хезмәт базарындагы хәлләр белән таныштырдылар, нинди һөнәр ияләре кирәк булу, мәшгульлек хезмәте күрсәтү турында мәгълүмат бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International