Әлмәт хоккейчылары иң яхшылар арасында

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Югары хоккей лигасында чемпионатның иң яхшы уенчыларын ачыклау комиссиясе статистика нәтиҗәләре һәм махсус экспертларның анализы нәтиҗәсендә чираттагы уен атнасының иң яхшы уенчыларын ачыклады. “Лига өмете” номинациясендә Әлмәт “Нефтяник”ының яшь сакчысы Динар Хәмидуллин (1993) беренче булды. Ул өч очрашуда 4 (3+1) очко җыйган, файдалылык коэффициенты +3.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International