“Спутник” плей-оффны үз бозында башлый

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
Яшьләр хоккей лигасы беренчелегенең беренче этабы төгәлләнде. Әлмәт “Спутник”ы сентябрьдән февральгә кадәр 38 уенда 26 тапкыр җиңүгә иреште (шул исәптән 1 тапкыр овертаймда, 2 тапкыр буллитлар кертеп), 77 очко җыйды. Безнең команда чемпионатның регуляр өлеше нәтиҗәләре белән үз дивизионында 1-нче урын, “Көнчыгыш” конференциясендә 2-нче урын алды.

24 февральдә 14.00 сәгатьтә “плей-офф” системасы кысаларында беренче уен була, “Спутник” үз бозында Түбән Тагилдан “Юниор-Спутник” командасын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International