Әлмәт су асты аучылары Зәйдә ярышларда катнашачак

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
23 февральдә Зәй елгасындагы буа акваториясендә, Ватан сакчысы көненә туры китереп, су асты сунары буенча ачык кышкы ярышлар үтәчәк. Чемпионатта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Алабуга, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләреннән килгән спортчылар катнаша.

Башлана 11.00 сәгатьтә. Кунаклар, яр буеннан күзәтеп торучылар өчен мәдәни программа оештырыла. Ярышлар 15.00 сәгатьтә тәмамлана, аннан соң бәйрәм табыны һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International