Әлмәт студент отрядларының җыелма командасы республика кышкы спартакиадасында өченче урын алды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
16 февральдә Казанда Идел яшьләр үзәге базасында студентлар хезмәт отрядларыының республика кышкы спартакиадасын ябу булды, ул Сочида кышкы Олимпия уеннары үткән көннәргә туры китерелеп эшләнде.

Кышкы спартакиада программасы спортның җиде төреннән тора иде: шорт-трек, чаңгыда узышу, биатлон, аркан тартышу, көчлелектә ярышу (20 кг.лы грифны салмак күтәрү), шахмат, өстәл теннисы. Безнекеләр көчлелек көрәшендә һәм аркан тартуда беренче булдылар.

Кышкы спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча безнең студентлар өченче урынны яулады. Беренче урында Казан федераль университеты вәкилләре, икенче урынга Түбән Камалылар чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International