“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! Иске Әлмәттә Больничная урамында тротуар салырга мөмкинме?

Җавап: 2013 елда Шәһәр автомобиль юллары идарәсе белгечләре, үлчәүләр үткәреп, Больничная урамына 350 метр озынлыкта, 1,8 метр киңлектә тротуар салуның сметасын исәпләгәннәр иде. Эшнең гомуми смета бәясе 1млн. 062 мең сум тәшкил итә.

Ремонт көткән юл инфраструктурасы объектлары бик күп булу сәбәпле, Әлмәттә юл-урам төзү һәм ремонтлау эшләре муниципаль төзелмә акчаларына гына башкарыла алмый, шунлыктан район җитәкчелеге төрле чыганаклардан, шул исәптән бюджеттан тыш чыганаклардан да средстволар эзләп табу буенча планлы эш алып бара.

Больничная урамында тротуар салу эшләре 2014 елга юл эшләренең башлангыч планына кертелде, аны гамәлгә ашыру алда әйтелгән финанс чыганакларын тапкан хәлдә гамәлгә ашырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International