Әлмәттә Мәдәният елы уңаеннан чаралар үткәрелә

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
12 февраль көнне Әлмәтең 2-нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары шәһәребезнең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге китапханәдәсендэ булдылар. Анда Әлмәт шәһәренең 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары китапханәчеләр белән берлектә Рафаил Төхфәтуллинның 90 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрделәр.

Чарада юбиляр язучының биографиясе һәм иҗат юлы турында күп мәгълүмат бирелде. Укучылар Рафаил Төхфәтуллинның “Кызыл яулык” исемле хикәясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Яшь артистлар чыгышы нур өстенә нур булды. Очрашуга Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары Әхтәм Фәтхи белән Әсгар Зәйни кунак булып чакырылган иделәр. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Чараның икенче өлешендә Муса Җәлилне искә алу планлаштырылган иде. Укучылар герой-шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”нә быел 70 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Ахырдан, “Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы” кысаларында, укучыларыбыз тантаналы рәвештә китапханәгә йөрүчеләр сафына бастылар, китап укучы формулярларын тутырып, үзләренә ошаган китап алып киттеләр.

ӘМР Мәдәният идарәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International