Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында КВН булды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Бу чара педагогик коллективлар арасында иҗади бәйләнешләр урнаштыру, юл-транспортта хәвефле хәлләрне кисәтү максатында оештырылды.

КВН алты конкурстан торды. Беренче урынга 45нче балалар бакчасының “Автоледи” командасы чыкты, 2нче урында – 53нче бакчаның “Юл дозоры” командасы.

ЮХИДИ инспекторы Артем Михеев шәһәрдә һәм районда юл-транспорт вакыйгалары проблемасы белән таныштырды, юлларда игътибарлырак һәм җаваплырак булырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International